Баулыда спорт бәйрәме булачак

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

10 августта, Физкультурачы көнендә, Баулыда “Үзеңне ГТОда сынап кара” чарасы үтәчәк.

Иртәнге сәгать 9да районның авыл җирлекләре вәкилләре “Нефтьче” стадионында ГТО нормативларын үтиячәк. Шулай ук биредә “Яшел фитнес” акциясе дә үткәреләчәк, теләге булган кешеләр инструктор белән бергә саф һавада гимнастик күнегүләр башкара алачак.

Автор: Кадрия Гыймазова.

Фото: архив"Хезмәткә дан".

Чыганак: Баулы-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International