Ярышларда Җәлил, Баулы һәм Азнакайдан өч команда катнашты. Баулы данын 2004-2005 елгы егетләр (тренер Аршак Микаелян) командасы яклады.
Баулылар Җәлил командасын 7:0 исәбе белән һәм азнакайлылар командасын 1:0 исәбе белән җиңде һәм финалга чыкты. Финал сентябрь аенда Казанда узачак.
Авторы: Ләйсән Галимова.
Фото: Аршак Микаелян.
Чыганак: Баулы-информ.