Яңгыр ява, эш дәвам итә

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Яңгырлар урып-җыю эшен тоткарлый. Алар башланганчы хуҗалыклар барлык мәйданнарның 6,9 процентыннан уңышны җыеп алырга өлгерделәр. Өч хуҗалыкта – «Николашкино», «Миңнуллин», «Бәкер» хуҗалыкларында эш җирләрнең 15 процентында башкарылган.

Тулаем район буенча 5,7 мең тонна ашлык суктырылган, 500 тонна икмәк элеваторга тапшырылган. Җиде авыл хуҗалыгында ашлык киптергечләре бар, кайберләре инде аларны эшләтеп җибәргәннәр.

Һава торышына карамастан, хуҗалыкларда сенаж салу эше дәвам итә. Район буенча бер шартлы терлеккә 18,4 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.

Автор: Кадрия Гыймазова.

Чыганак: Баулы-информ.

Фото: Баулы-информ.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International