Югары Фоминовка авылында халык җыены булып узды. Халыкның сорауларына Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, аның урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм районның сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләре, газ хезмәте, Пенсия фонды, җир палатасы, авыл хуҗалыгы идарәсе, полиция һәм башкалар җитәкчеләре җавап бирде.
Поповка авыл җирлеге башлыгы Сергей Попов авылда үзара салым программасының ничек эшләве турында сөйләде.
– Быел без 21 мең сум акча җыйдык. Республика җыелган һәр сумга дүрт сум өстәде, нәтиҗәдә 84 мең сум килеп чыкты, - дип сөйләде Сергей Попов.
Җыелган акчаны зират коймасын реконструкцияләүгә тотарга дигән карар кабул ителгән. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, зират тулганга, ызанлау үткәреп, территориясен арттырганнар, хәзер бу территорияне коймаларга кирәк.
– Җыелган сумма төзелеш материаллары сатып алуга гына җитәчәк, шуңа күрә эшне үз көчебез белән башкарырга кирәк булачак, – дип мөрәҗәгать итте Сергей Попов авыл халкына. – Барлык ир-атларга да өмәгә җыелырга һәм үз көчебез белән коймаларга тәкъдим итәм.
Авыл җирлеге башлыгы тәкъдименә каршы чыгучы булмады.
Шулай ук Сергей Попов 14 октябрьдә аналог телевидениесеннән цифрлы телевидениегә күчү турында искә төшерде.
Күп кенә авыл кешеләрен борчыган тагын бер авыр мәсьәлә каралды – мәктәпне ябу. Авылда 13 укучы гына булганга, мәктәпне ябу турында карар кабул ителгән. Яңа уку елыннан Фоминовка балалары Поповка мәктәбендә укыячак.
Рамил Гатиятуллин билгеләп үткәнчә, кышкы вакытта юлларны, мәктәп автобусы авылга барып, балаларны алып кайта алсын өчен, даими чистартып торачаклар.
Шулай ук автобус маршрутлары, юлларны ремонтлау һәм аларны кышкы чорда кардан чистарту белән бәйле проблемалар турында фикер алыштылар. Моннан тыш, авыл халкын йорт дуңгызларының Африка чумасы белән зарарлану куркынычы турында кисәттеләр һәм куркынычсызлык чараларын үтәүләрен сорадылар.
Район башлыгы Рамил Гатиятуллин булачак Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар турында сөйләде, депутатлыкка кандидатлар белән таныштырды һәм авыл халкын сайлауларда актив катнашырга чакырды.
Авторы: Ләйсән Галимова.
Автор фотосы.
Чыганак: Баулы-информ.