8 август көнне 14.10да “Бим-радио Казан”да Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова катнашында туры эфир булачак.
Программа кысаларында дәүләт регистраторы радиотыңлаучыларга гражданнарны электрон имза ярдәмендә башкарыла торган мошенниклыктан саклый торган закон турында сөйләячәк. Шулай ук Татарстан Росреестры вәкиле “дача амнистиясен” озайтуга бәйле рәвештә бакча участокларында күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү тәртибен аңлатачак.
Тыңлаучылар үз сорауларын WhatsApp-каналы буенча бирә алалар (+ 7 927 242 10 28). Радио 102,8 фм ешлыгында эшли. Әлеге дулкында программаны Казан халкы гына түгел, Яшел Үзән, Арча, Волжск, Лаеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан халкы да тыңлый ала. Интернет режимында радиоэфирны Бим-радионың рәсми кушымтасы аша да тыңларга мөмкин.
ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10