Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы республика халкын Татарстанда инвестицион эшчәнлек турында YouTube-каналга язылырга чакыра. Youtubeта «investtatarstan» табарга һәм язылырга кирәк, шуннан соң роликлар һәм эфирлар турында белдерүләр киләчәк.
Бер меңнән артык кеше язылу агентлыкка үз каналында турыдан-туры трансляцияләр алып бару мөмкинлеген бирәчәк, шул рәвешле гражданнар республиканың инвестицион өлкәсендәге вакыйгаларга кушыла алачак. Хәзерге вакытта каналга 500дән артык кеше язылган.
Ресурста агентлык үткәрә торган чаралардан эксклюзив видео, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» Халыкара икътисади саммиты, Татарстан Республикасының Инвесторлар клубы утырышы, дөньякүләм алдынгы конгресс-күргәзмә чараларында Татарстан Республикасы стендлары эше видеолары урнаштырыла. Видеолар берничә телдә, шул исәптән рус, инглиз, төрек, француз, алман, кытай, япон, гарәп телләрендә дә ачык.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы