Татарстан Росреестрында «урман амнистиясе» турындагы законны тормышка ашыру дәвам итә

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә «урман амнистиясе» турындагы законны куллану буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды. Чарада Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, урман хуҗалыгы министрлыгы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырыш кысаларында физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре каралды.

Инде язганыбызча, “урман амнистиясе” турындагы законны тормышка ашыру кысаларында, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы дәүләт реестрларында туры килмәүләрне бетерү өчен, махсус ведомствоара эшче төркем эшли, анда сорауларны судка кадәр хәл итү өчен мөрәҗәгать итәргә була (Казан, Авангард ур., 74).

Хәзерге вакытта Татарстанда 5 меңнән артык җир участогы бар, аларның чикләре урман белән кисешкән. Ике реестрдагы республика урман фонды участокларының тәңгәл килмәгән гомуми мәйданы 313 мең гектардан артык.

“Урман амнистиясе” гамәлдә булган вакыт эчендә Татарстанда урман участоклары җир участоклары чикләре белән кисешүнең 138 очрагы бетерелгән.

“Урман амнистиясе” түбәндәге очракларда кулланылырга мөмкин:

- физик һәм юридик затның 2016 елның 1 гыйнварына кадәр хокук алынган җир участогы, ЕГРНның хокук билгеләү документлары һәм белешмәләре нигезендә, башка (урман булмаган) категориягә керә.

- урман фонды җирләрендәге участокта күчемсез милек объектына хокук 2016 елның 1 гыйнварына кадәр алынганда.

- чикләрне кисешү яки ачыклау нәтиҗәсендә җир участогы тулысынча яки өлешчә урман-парк зонасы чикләрендә булганда.

- әгәр урман фондының җир участогы торак пункт чикләрендә булса, ул бу торак пунктка кертелергә тиеш.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International