Татарстан Росреестры өлешле төзелештәге үзгәрешләр турында аңлатма бирә

2019 елның 2 августы, җомга

Төзүчеләрнең эскроу счетларын кулланып проектлы финанслауга күчүенә бер ай вакыт узды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Росреестры өлешләп төзү өчен акча җәлеп иткәндә төзүченең йөкләмәләрен тәэмин итүнең тәртибе үзгәрүен искә төшерә.

Хәзерге вакытта Татарстанда 8 күп фатирлы торак йорт төзелә (җидесе - Казанда һәм берсе - Яр Чаллыда), аларның өлешчеләре акчалары эскроу счетлары механизмын кулланып җәлеп ителә. 2019 елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, эскроу счетлар кулланып, өлешләп төзүдә катнашу буенча 198 килешү теркәгән.

Хәзерге вакытта Татарстанның барлык девелоперлары да эскроу-счетлар кулланып өлешләп торак төзү схемасына күчәргә тиеш. Клиентларның акчалары махсус банк счетына күчерелә һәм төзүчеләр әлеге акчаларны сатып алучыларга тапшырганчы ала алмаячаклар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International