WorldSkills Kazan ачылу тантанасы 22 августта “Казан Арена” стадионында узачак

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

22 августта Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасы узачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Һөнәр осталарына багышланган «Пульс» тамашасы «Казан Арена» стадионында узачак.

Театральләштерелгән тамашаның төп геройлары - уйлап табучылар һәм рационализаторлар. Чараның махсус кунагы - дөньяда гражданлык һәм паспорт алган бердәнбер андроид – робот София.

Дөнья чемпионатын ачу тантанасында Елка, Александр Панайотов, «Дана Соколова» рок-төркеме, Jukebox trio акапель триосы, Ян Гэ һәм Therr Maitz инди-төркеме чыгыш ясаячак.

Тамашага билетларны стадион кассаларында көн саен 10нан 19 сәгатькә кадәр сатып алырга мөмкин. Аларны WORLDSKILLSKAZAN2019.COM. сайтыннан да  сатып алырга мөмкин. Бәясе-300 сумнан 1,5 мең сумга кадәр.

Чемпионатның контакт-үзәге: 8-800-222-00-00

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/08/01/658387/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International