Сайлау кампаниясе барышында Татарстан «Бердәм Россия”се һәркемгә партия программасы, һәр кандидат белән танышу мөмкинлеге бирә.
Сайлаучылар белән аралашу традицион юл белән дә, заманча технологияләр ярдәмендә дә башкарыла. Әйтик, "Минем депутат" онлайн-сервисы ярдәмендә һәр кеше наказ яки тәкъдим калдыра, ә аннан соң аның хакында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге кандидаты белән шәхсән фикер алыша ала. Кандидат белән махсус сайт яки кайнар линия буенча 8800-16-00, шулай ук вWhatsApp аша элемтәгә керергә мөмкин. Бу хакта кичә Баулының төп мәйданында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлекчәсе волонтерлары тараткан махсус буклетларда язылган.
Әйтик, 2013-2014 елларда Татарстанның яшь әти-әниләреннән балалар бакчаларына чиратлар һәм мәктәпләр җитмәү турында мөрәҗәгатьләр күп керә иде. Нәтиҗәдә 2014-2018 елларда 46 мең урынлык 149 балалар бакчасы һәм 20 мәктәп төзелде, агымдагы елда тагын 29 балалар бакчасы һәм 9 мәктәп төзелә, ә 711 балалар бакчасы һәм мәктәп ремонтланды. Бу депутатлар мәктәп һәм балалар бакчаларын төзү һәм ремонтлау программаларын булдыру мәсьәләсен күтәргәнгә мөмкин булды. Бүген Татарстан “Бердәм Россия”се “Ныклы гаилә”, “Безнең яңа мәктәп” һәм “Балалар бакчалары – балаларга” кебек проектларны гамәлгә ашыра.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә узачак. “Бердәм Россия” республика парламентына сайлауларга партия исемлеге буенча – 55 һәм бер мандатлы округлар буенча 41 кандидат тәкъдим итте.
Авторы: Вадимә Хафизова.
Автор фотосы.
Тулырак: http://bavly-tat.ru/news/ofitsialno/v-bavlakh-edinorossy-vyshli-v-narod