Тормышны бизәүче проект

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Узган чәршәмбе Баулыда «Мәдәни мохит» проекты кысаларында татар эстрадасы осталарының чираттагы концерты узды.

Яңгыр аркасында, республиканың халык артистлары Рөстәм Закиров һәм Резедә Шәрәфиева, республиканың атказанган артисткасы Марина Карпова һәм виртуоз музыкант Илфир Искәндәров чыгышлары урамдагы сәхнәдән мәдәният йортының зур залы сәхнәсенә күчерелде. Әмма бу тамашачылар санына берничек тә йогынты ясамады. Зал акрынлап тулысынча диярлек тулды.

Артистлар белән аралашып, аларның проектта бик теләп катнашуларын белдек. Резедә Шәрәфиева менә нәрсә диде:

- Бу проектта катнашып, тагын Баулыга килүемә бик шатмын. Безгә, артистларга, менә шундый матур концертларда тамашачылар белән аралашу мөмкинлеге биргән өчен «Татнефть» кә рәхмәт. Бүген тулы залны, баулыларның күңел җылысын күрү куанычлы булды. Бик яхшы проект. Мондый проектлар ярдәмендә безнең сәнгать үсеш ала. Тирән мәгънәле җырлар, безнең туган телебез - болар барысы да тәрбияли.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, концертта рус телендә популяр җырлар да яңгырады. Аларны яшь, әмма инде атказанган артистка Марина Карпова оста итеп башкарды.

Концерттан соң баулылар Рөстәм Закировны, Резеда Шәрәфиеваны, Марина Карпованы һәм Илфира Искәндәровны озак сәхнәдән җибәрмәделәр әле. Күпләр алар белән «Мәдәни мохит» проекты баннеры фонында истәлеккә фотога төшәргә теләде.

Авторы: Вадим Хафизова.

Автор фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International