Күчемсез милекне рәсмиләштерүгә кагылышлы законнардагы соңгы үзгәрешләр

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында күчемсез милек өлкәсендәге законнарда соңгы үзгәрешләргә багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина катнашты.

Ада Зәйдуллина сөйләвенчә, тиздән Президент «РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль законга кул кучак. Шул рәвешле мөһим үзгәрешләр кертелә.

Беренчедән, бакча участокларында төзелгән торак һәм бакча йортларына хокукны кадастр исәбенә кую һәм теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе яңадан кертелә. Мондый йортларга хокукларны рәсмиләштерү өчен күчемсез милек объектының техник планын гына тапшырырга һәм, ЕГРНда гариза бирүченең җир кишәрлегенә хокукы теркәлмәгән булса, әлеге җир кишәрлегенә хокук билгели торган документларны тапшырырга гына кирәк. Шулай ук 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Мондый тәртип 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак. Күрсәтелгән датага кадәр планлаштырыла торган төзелеш һәм реконструкция турында хәбәрнамә һәм төзелешне тәмамлау турында хәбәрнамә таләп ителми.

Икенчедән, торак пункт чикләрендә шәхси торак йортлар төзү һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә төзелгән йортларга карата документларны рәсмиләштерүнең хәбәр итү тәртибе гамәлдә.

Шулай ук Ада Зәйдуллина Федерация Советы гражданнарның милек хокукларын яклауга юнәлдерелгән законы хуплавын сөйләде. Әлеге закон нигезендә, электрон санлы имзалар ярдәмендә күчемсез милек белән алыш-бирешләр үткәрү бары тик гражданинның язмача рөхсәте булганда гына мөмкин.

Яңа кагыйдәләр электрон имзаның дөреслеген тикшереп тору мөмкинлекләре азрак булган гражданнарга - күчемсез милек базарында профессиональ булмаган катнашучыларга гана кагыла; шулай ук электрон имзадан законсыз файдалану күчемсез милек объектыннан мәхрүм калу куркынычы булганда гына кулланыла.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International