Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы үсемлекләрне саклау чаралары белән эшкәртү аркасында умарталарның агулануын булдырмау өчен чаралар комплексын тикшерә, дип хәбәр итте министрның беренче урынбасары Джамбулат Хатуов журналистларга сишәмбе көнне Майкопта.
"Беренче чиратта, һәр төбәктәге умартачылар реестры кирәк. Аграрийлардан үсемлекләрне саклау чараларын куллану чорында умартачыларга төгәл мәгълүмат бирү таләп ителә", - диде Хатуов.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, 29 июльгә 25 төбәктә 39,6 мең умарта оясы һәлак булган, бу Россия Федерациясендә аларның гомуми саныннан 1,3% тәшкил итә (3,09 млн умарта оясы).
Кайбер субъектларда умартачылар югалтуларын компенсацияләүнең төрле формалары турында карар кабул ителде.
Алтай краенда, Татарстан Республикасында, Ульяновск өлкәсендә умарталарны торгызуга дәүләт ярдәме чаралары эшләү стадиясендә.
Шулай ук хәбәр итәбез, гражданнар мөлкәтенә китерелгән зыянны (шул исәптән пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозу нәтиҗәсендә дә) компенсацияләү мәсьәләсе хокук бозуда гаепле затларны җаваплылыкка тарту юлы белән суд тәртибендә хәл ителергә мөмкин. Шул ук вакытта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы зыян күргән умартачыларның аккредитацияләнгән лабораторияләр ярдәмендә һәр конкрет очракта умарта кортларының үлү сәбәпләрен төгәл ачыклавы кирәк дип саный.
«Умартачылыкның Федераль фәнни үзәге» ФДБФУ мәгълүматлары буенча, килеп туган хәл түбәндәге сәбәпе булырга мөмкин:
1. Иртә яз җитүе һәм җылы һава температурасы корткычларның тиз үсүенә, шулай ук аларның берничә генерациясенә китерә. Шуның нәтиҗәсендә бал кортлары өчен аеруча куркыныч булган башка инсектицидларны куллану зарурлыгы туа.
2. 1989 елның 14 июнендә кабул ителгән «Пестицидлар белән агулануны профилактикалау буенча инструкция»не бозу; СанПин 1.2584-10 Пестицидлар һәм агрохимикатларны сынау, саклау, ташу, сату, куллану, зарарсызландыру һәм утильләштерү процессларының иминлегенә гигиеник таләпләрне бозу. Умартачыларның эшкәртүләр үткәрү, көндезге вакытта авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртү, шул исәптән авиация техникасын кулланып, турында хәбәрдар булмавы.
Өстәмә хәбәр итәбез, 5 августта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев рәислегендә илдә умартачылыкны үстерүгә багышланган киңәшмә узачак, анда профильле ведомстволар һәм кызыксынган иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашачак.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте