Июль аенда Баулы ЗАГС бүлегендә 25 сабый теркәлде:12-малай һәм 13 кыз. Шуларның 8 е гаиләдә беренче бала, 9 – икенче, 7 - өченче, 1-дүртенче бала булып туган.
Әти-әниләр балаларына Данис, Демьян, Альмир, Аяз, Вадим, Раян, Руслан, Алим, Хамид, Арслан, Даниил, Макар, Амина, Дарина, Раяна, Ралина, Дарья, Диана, Ясмина, Анастасия, Илана, Мадина, Миланья дигән матур исемнәр бирделәр.
Бер бәхетле гаиләдә игезәк кызлар – Зөһрә һәм Фатыйма туды.
Иң яшь анага – 20, иң яшь әтигә 25 яшь, иң өлкән анага 36 һәм иң өлкән әтигә 41 яшь.
Үткән айда ЗАГС бүлегендә 21 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 19, ә иң яшь кияүгә 24 яшь, иң олы кияүгә – 66, иң өлкән кәләшкә – 62 яшь