10 августта «Баулы – Сулинка – Белый ключ-2019» төбәкара автор җыры фестивале узачак.
Традицион фестиваль Алексеевка авылы янындагы аланда оештырыла һәм илебезнең төрле төбәкләреннән бардларны һәм башкаручыларны җыя. Фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя бара. Аның күпсанлы кунаклары арасында Грушин фестивале лауреаты Александр Мичурин да булачак.
Конкурсантларны тыңлау – 13 сәгатьтә, кичке концерт 19.00 сәгатьтә башлана. Бардларның учак тирәли җырлашып утыруы төнге 23 сәгатьтә старт алачак һәм таңга кадәр дәвам итәчәк.
Автор: Кадрия Гыймазова.
Чыганак: Баулы-информ.
Фото: "Хезмәткә дан" газетасы архивы