Баулылар урман чистарттылар һәм яфрак азык әзерләделәр

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Бүген муниципаль хезмәткәрләр, шәһәрнең спорт мәктәпләре коллективлары, балталар һәм секаторлар белән коралланып, өмәгә чыктылар. Алар “Өч тау” (“Трехгорка”) дип аталган урман массивында җыештырдылар, коры агачларны кистеләр, шул ук вакытта район хуҗалыклары өчен яфрак азык әзерләделәр.

  • Быел республика программасы буенча модульле чаңгы базасы төзиячәкбез, аны ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрергә кирәк, - дип сөйләде Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гузаиров эш арасындагы тәнәфестә. - Барлык нормаларга туры килә торган чаңгы трассасы төзергә телибез. Шуңа да үз көчебез белән тәртип урнаштырабыз, 1,3 километр озынлыктагы, алты метр киңлектәге урман юлын коры-сарыдан чистартабыз.

Ильяс Гузаиров сүзләренә караганда, өмәгә барлык муниципаль хезмәткәрләр – шәһәр һәм район башкарма комитетлары, Баулы районы Советы, хисап палатасы, җир палатасы, архив, ЗАГС, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе, «Баулы-Горсервис» предприятиесе хезмәткәрләре һәм шәһәрнең спорт мәктәпләре коллективлары чыккан. Биредә барлыгы 50дән артык кеше эшләгән.

- Агач арасында шешәләр күп. Шуңа бер үк вакытта урманны чүп-чардан чистартабыз, - дип өстәде Ильяс Гозәеров. - Территория тулысынча җыештырылгач, подрядчы оешма чаңгы трассасы салуга керешәчәк.

Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе яфрак азык әзерләүдә әлегә барлык оешмаларның да катнашмавын билгеләп үтте. Бәлки, бу һава торышы белән бәйледер. Әмма дүшәмбе узган планеркада шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә атна дәвамында яфрак азык әзерләү бкенча планнарын үтәргә кушылган булган.

– Элек тә шәһәр халкы район хуҗалыкларына булыша иде. Хәзер план зур түгел, аны бераз киметтеләр. Шуңа күрә, минем уйлавымча, барлык предприятиеләр һәм оешмалар көченнән килә торган эш. Без урманга бердәм чыктык һәм үз эшебез белән башкаларга үрнәк күрсәтәбез, - диде Ильяс Гозәеров.

- Боз сарае коллективыннан 10 кеше эшкә чыкты, - диде «Девон» боз сарае директоры Равил Мөхәммәтҗанов. – Без зур эшкә үз өлешебезне кертергә булдык. Шулай ук, берьюлы ике куян тотып, хуҗалыклар өчен яфрак азык әзерләргә дә уйладык. Яшь ботаклардан имән, каен, юкә себеркеләре ясыйбыз. Без «Кызыл Яр»җәмгыяте өчен 380 себерке әзерләргә тиеш.

Биредә 2нче спорт мәктәбе хезмәткәрләре дә күтәренке кәеф белән эшләделәр.

– Без монда 12 кеше. Һава торышы әйбәт, хезмәткәрләр бик теләп эшлиләр, – диде 2нче спорт мәктәбе директоры Илнур Хәйруллин. – Без ел саен урманга яфрак азык әзерләүгә барабыз.

Авторы: Ләйсән Галимова.

Чыганак: Баулы-информ.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International