Баулыда «COLORS» буяулар фестивале узачак

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Буяулар фестивале – бөтен дөньяда популяр тамаша. Кыска гына вакыт эчендә мондый фестивальләр кешеләр яшәгән барлык континентларда үткәрелә башлады.

Баулыда фестиваль 3 августта Гашыйклар скверында узачак. Биредә ике сәгать дәвамында музыка һәм бию, конкурслар һәм интерактив, төрле төсле буяулар хакимлеге көтелә!

Бәйрәм 17.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, яшь буенча чикләүләрсез.

“ВКонтакте” социаль челтәрендә буяулар фестивале берләшмәсе: https://vk.com/colorsbavly

Чыганак: МКУ "БМР яшьләр эшләре бүлеге"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International