Баулылар Төмән шәһәре Сабан туенда катнаштылар

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Инде өченче ел рәттән безнең район делегациясе Төмән шәһәрендә татар милли бәйрәмен үткәрүдә катнашты. Матур чыгышлары, җылы тәбрикләүләре белән якташларыбыз Сабан туена ямь өстәде. Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә ерак Себер шәһәренә артистлар, Томбарлы авыл җирлеге вәкилләре, спортчылар барды. 

Сабан туе шәһәрнең Заречный паркында, Тура елгасы буенда узды. Бәйрәмгә меңләгән төмәнлеләр җыелды. Зур сәхнә тантана үзәгенә әверелде, анда Төмән өлкәсе һәм Баулы районы иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Төмәнлеләрне Сабан туе һәм Шәһәр көне белән Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин котлады. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды һәм Төмән шәһәре мэры Роман Кухорукка татар милли мәдәниятен саклап калуга керткән өлеше өчен рәхмәт хаты тапшырды.

Баулы район мәдәният йортының «Дуслык» бию коллективы (җитәкчесе Нурия Ризванова) тамашачыларга үзенең иң яхшы биюләрен бүләк итте. Ә сәхнәгә Баулы җырчылары Эльмира Вәлиева, Руслан Сәитов, Ленар Солтанов чыккач, тамашачылар үзләре дә биергә керештеләр.

Ел саен Төмән Сабан туенда Татарстанның халык артисты Вил Усманов та катнаша. Бу юлы да ул хитларга әверелгән җырларын башкарды.

Сәхнәдән ерак түгел генә Томбарлы авыл җирлеге оештырган татар утары урнашты. Монда бәйрәм кунаклары татар халкының борынгы көнкүреше, кул эшләре, ризыклары белән таныша алдылар. Төмәнлеләр күңелененә милли киемнәр кигән Томбарлы кызлары тәкъдим иткән чәк-чәк аеруча хуш килде.

Татар утарының күркәм үзенчәлеге чүлмәк ясау остасы Эльвира Косарева үткәргән мастер-класслар булды. Балалар һәм өлкәннәр үз куллары белән чүлмәк ясап карау өчен чиратка тезелеп бастылар.

Баулының яшь спортчысы Ильяс Хәмидуллин да район данын лаеклы яклады. 90 килограммга кадәр авырлык категориясендә ул киеренке көрәштә икенче урынны яулады.

Шул рәвешле, баулылар янә Төмәндәге милли бәйрәмнең уңышлы узуына, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга үзләреннән саллы өлеш керттеләр.

Фәридә Зыярова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International