«РФ Югары Суды Пленумының “Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 12нче бүлегендә каралган административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда суд практикасында барлыкка килгән кайбер мәсьәләләр турында” яңа карары чыкты. Анда дәүләт теркәү билгесен үзгәртү ул – андагы символларны бозу, яисә аларның берсенә үзгәрешләр кертү икәнлеге аңлатыла.
Моннан тыш, машина йөртүчеләр арасында номерларны төрле предметлар яки материаллар белән яшерү (изолента, пычрак, яфрак яки кар белән ябу, шулай ук номерларны кәгазь һәм башка предметлар белән ябу) практикасы бар. Мондый “хәйлә” шулай ук «Дәүләт теркәү билгеләрен кую кагыйдәләрен бозып, транспорт чарасы белән идарә итү» маддәсе буенча квалификацияләнә һәм зур күләмдә штрафка (5 мең сум) яки 1-3 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә.
Чыганак: Татар-информ.