Татарстанда 2 мең баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән1 млрд сумлык мегаферма төзеләчәк

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстанның Азнакай районындагы яңа комплекс 70 эш урыны булдырачак.

Татарстанның Азнакай районында 9 августта 2 мең баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән мегаферма нигезенә беренче ташны салачаклар. “Агросила” холдингы предприятиегә 1 млрд сумга якын акча тотачак, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» МА Азнакай районы матбугат хезмәтендә.

“Сукаеш авыл җирлеге территориясендә 2000 башка исәпләнгән мегаферма төзеләчәк. 70 эш урыны булдырылачак, тәүлегенә 50 тонна сөт саву көтелә”, - диделәр район хакимиятендә.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/07/29/658129/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International