Россия Пенсия фонды: пенсияләрне исәпләгәндә ничек хата җибәрмәскә?

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

«Татар-информ»: Россия Пенсия фондында россиялеләрне пенсияләрне исәпләгәндә кайвакыт хата китә, һәм кешеләргә акчаларның бер өлешен кире кайтарырга туры килә, дип кисәттеләр, дип яза «Российская газета».

"Кайбер очракларда пенсия алу хокукы туктатылырга яки аның күләме кимергә мөмкин”, — дип сөйләделәр фондта.

Әгәр гражданин туендыручысын югалту буенча пенсия алган булса һәм укуын тәмамласа, пенсия түләү ул 18 яшькә җиткәч туктатыла. Әмма, әгәр ул уку йортының көндезге бүлегендә, хәтта чит илдә укыса да, пенсия 23 елга кадәр түләнә.

Укуны туктату турында мәгълүматны пенсия алучылар үзләре тапшырырга тиеш, дип кисәтә фондта.

Иждивенец үлеменнән соң да акчаны арттырып түләү туктатылырга мөмкин.  Хезмәткә сәләтсез иждивенецлар булганда картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә артык түләү билгеләнә.

Быел түләү күләме 5,3 мең сум тәшкил итә. Бер иждивенецлы пенсионерның ул 7,1 мең сумга кадәр арта, ике булганда — 8,8 меңгә кадәр, әгәр пенсионерның 3 иждивенецы булса, түләү күләме 10,6 мең сум булачак.

Автор: Лев Диденко

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International