Россиянең көнбатышы үзәк полосада урнашкан салкын һава бу атна ахырына кадәр сакланачак. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләде.
Июль азагы – август башы Россиядә җәйнең иң җылы вакыты булса да, быел эссе һава Көнбатыш Европада гына урнашты, дип белдерде синоптик.
Димәк, Россиянең көнбатышында, шул исәптән Татарстанда да, һава торышы көзге чорны хәтерләтә. «Киләсе ял көннәрендә генә бераз җылытачак», – дип өстәде Паршина.
Фото: Владимир Белин