Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы 2019 елның беренче яртысында электрон рәвештә кергән бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан белешмәләр бирү турында 718 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәрткән.
2019 елның беренче яртысында Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы ЕГРНнан 824 меңнән артык өземтә биргән. Шул ук вакытта 718 337 өземтә электрон рәвештә бирелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 38% ка күбрәк (ул вакытта 521 958 булган).
2019 елның беренче яртыеллыгында бердәм дәүләт реестрыннан иң күбе күчемсез милек объектларына төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында өземтә бирелгән – 218 376.
Моннан тыш, ТР Кадастр палатасы кадастр бәясе турында 79 149 өземтә биргән. Шулай ук күчемсез милек объектына хокук күчү турында 18 261 өземтә һәм 20 294 территориянең кадастр планы бирелгән.
Хәзерге вакытта ЕГРНнан өземтә - күчемсез милеккә милек хокукын раслаучы бердәнбер документ. Ул төрле очракта кирәк булуы бар – милекне сату, фатир рәсмиләштерү, күчемсез милекне залогка куеп кредит рәсмиләштерү һәм башкалар вакытында.