2019 елның 31 июлендә законнарга үзгәрешләр үз көченә керә, алар нигезендә милеккә хокук өлеше белән алыш-бирешләрнең аерым төрләрен мәҗбүри нотариаль рәсмиләштерү кирәклеге бетерелә.
Әлеге дата алдыннан 30 июльдә 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Росреестры әлеге тема буенча “кайнар линия” үткәрәчәк.
Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча алыш-бирешләрне һәм физик затларның хокуклары күчүне дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы урынбасары Рәдиф Фазылов җавап бирәчәк.
Шулай ук “кайнар линия” бу көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр республика районнарында үткәреләчәк. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган (rosreestr.tatarstan.ru, гражданнарның мөрәҗәгатьләре бүлегендә).
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.
ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10