24 июльдә “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кысаларында һәм “Татнефть” ПАО финанс ярдәме белән Баулы балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Римма Галиәкбәрова һәм Ахавни Овсепян Октябрь мәйданында “Ромашка” һәм “Рябинка” балалар бакчалары сабыйлары өчен күңел ачу чарасы уздырды.
Күңелле программада балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. Музыкаль викторина барышында балалар мультфильмнардан популяр көйләрне атадылар.
Шулай ук балалар мультперсонажлар Симка һәм Нолик белән уеннар уйнадылар, Радмила Нуретдиновадан флэш-мобта катнаштылар, төсле акбурлар белән рәсем ясадылар.
Бәйрәм ахырында Фиксиклар һәм педагоглар балаларны татлы ризыклар белән сыйладылар. Кызлар һәм малайлар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, дип хәбәр итә Баулы балалар сәнгать мәктәбе.
Фото: Баулы балалар сәнгать мәктәбе
Бу хакта тулырак: http://bavly-tat.ru/news/