Соңгы көннәрдә кызу һава торышы урнашты һәм халык ачык бассейнга тартылды. Шәһәр пляжында иртәдән кичкә кадәр бала-чага тавышы тынмый. Шәһәр бассейны – районда су коенырга рөхсәт ителгән төзекләндерелгән урыннарның берсе. Биредә көн саен иртәдән кичкә кадәр коткаручылар кизү тора. ”Баулы-Горсервис” предприятиесе директоры урынбасары Марсель Ибраһимов сүзләренә караганда, быел штатны арттыру турында карар кабул ителгән, шуңа күрә биредә өч коткаручы эшли.
– Бассейн территориясендә беренче ел эшлим, – дип сөйләде безгә коткаручы Илмир Галимҗанов. – Июнь башыннан сентябрьгә кадәр кизү торабыз. Балаларны күзәтәбез, 16 яшькә кадәрге балаларга каланчага менеп суга сикерергә рөхсәт итмибез. Әлегә, Аллага шөкер, беркемне дә коткарырга туры килмәде.
Кызынып утыручы балалар белән дә сөйләшеп алдык. Сыйныфташлар Адель Хөббәтуллин һәм Әмир Хантимиров үзләре генә көн саен бассейнга суда коенырга киләләр икән.
– Мин бассейнга йөзәргә киләм, – дип уртаклашты 12 яшьлек Адель. – Ике ел йөзәргә йөрдем, чумарга өйрәндем. Ә хәзер биредә шөгыльләнәм. Быел, узган елдан аермалы буларак, су чиста һәм җылы.
– Дустым белән икәү йөрибез. Сальто ясыйбыз, суда коенабыз. Биредә күңелле. Миңа безнең бассейн бик ошый. Әти-әниләр монда бик сирәк йөри, алар эштә бит, – дип сүзгә кушылды Әмир.
Бассейн территориясендә чисталыкны «Баулы-Горсервис» предприятиесе хезмәткәрләре тәэмин итә. Санэпидемстанция атна саен су тикшерүе үткәрә. Узган атнада алынган пробалар нәтиҗәләре буенча, суда зарарлы микроорганизмнар табылмаган, күрсәткечләр буенча нормадан тайпылыш юк.
– Су чистартыла, циркуляцияләнә. Хәзерге вакытта аэрация системасы кертелде. Ул суны кислород белән баетырга ярдәм итә. Вакыт-вакыт суны химик препаратлар белән зарарсызландырабыз, – дип сөйләде Марсель Ибраһимов. – Шулай ук территориянең чисталыгын күзәтәбез, чүп савытлары санын быел арттырдык. Көненә берничә тапкыр безнең хезмәткәрләр чүп җыя, комны пыяла һәм башка вак әйберләрдән чистарта. Этләр белән килгән кешеләрне бирегә кертмибез, бассейн касәсенә якын китермибез. Бу этләрне йөртү урыны түгел, монда – балалар.
Бассейн иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр ачык. Аннары капкалар ябыла, чөнки биредә төнге вакытта булу куркынычсыз түгел.
Автор: Ләйсән Галимова
Чыганак: Баулы-информ.
Автор фотосы