Алабугага Мәскәү Матронасы иконасы китереләчәк

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Алабугага 28 июльдә данлыклы Изге Матрона иконасы китереләчәк. 11 августка кадәр ул Покров соборында булачак.

Мәскәү Матронасы Рус православие чиркәвендә иң хөрмәтле изгеләрдән санала. Аннан дин тотучылар төрле чирләрдән дәвалавын, сәламәтлекләрен кайтаруын, катлаулы тормыш хәленнән чыгарга ярдәм итүен сорыйлар, дип билгеләп үттеләр Алабуга благочиниесендә.

Покров соборы ишекләре көн саен 7.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр ачык.

Чыганак: Баулы-информ

Фото: yandex.ru/ Алабуга Покров соборы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International