Алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен булдырмау буенча район ведомствоара комиссиясе утырышы узды

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Кичә район Советының утырышлар залында этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен булдырмау буенча район ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Сүз агымдагы елның алты ае нәтиҗәләре буенча безнең районда алкоголь базары торышы турында барды.

Киңәшмә эшендә район җитәкчеләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева, Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Илнур Шәрәфиев, авыл җирлекләре башлыклары, алкогольле продукция сату челтәрләре вәкилләре катнашты.

2019 елның 1 июленә Баулы районында 74 сәүдә объекты алкогольле продукцияне ваклап сата. Шәһәрдә - 40, авылда - 34. Май аеннан республикада җитештерелгән аракы сату күләме кими башлаган. Авыл җирлегендә 3,9 мең дал (1 дал - 10 литр - ред.) алкогольле продукция сатылган. Узган ел 4,08 мең дал сатылган, кимү - 5 процент. Уртача бер кешегә - 5,2 литр туры килә, ә Александровка авыл җирлегендә – бер кешегә нибары 0,800 литр. Чөнки бу авыл җирлегендә легаль булмаган хәмер продукциясе әйләнеше дәрәҗәсе югары.

2019 елда районда барлыгы 405 литр күләмендә легаль булмаган спиртлы продукция әйләнештән алынган. Ә 2018 елның беренче яртыеллыгында -1288 литр.

Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге контроль чаралар барышында 20 хокук бозу очрагы ачыкланган.

2019 елда “Халык контроле”нә барлыгы алты мөрәҗәгать кергән.

Чыганак: Баулы-информ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International