Баулы егете ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы утырышында катнашты

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Кичә Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасының йомгаклау утырышы узды.

Утырышта Баулы районының «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәге каршындагы яшьләр парламенты рәисе Чулпан Абзалов катнашты.

Утырыш кысаларында Иҗтимагый яшьләр палатасының 2014-2019 еллардагы эшенә йомгак ясалды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршында Яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурс игълан ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International