«Татар-информ»: Татарстан цифрлаштыру дәрәҗәсе һәм тулаем икътисад үсеше дәрәҗәсе буенча Россиянең башка төбәкләреннән яхшы якка аерылып тора. Бу хакта Казанда узган «Волга» эксперт клубы утырышында Сәяси тикшеренүләр институты генераль директоры Сергей Марков белдерде.
Эксперт фикеренчә, республиканың үсеш күрсәткечләре Россия буенча уртача күрсәткечкә караганда Европага якынрак. «Бүген алар (индекслар – иск. Т-и) Россия Евросоюзның аскы өлешендә урнашканын күрсәтә - бездән Румыния, Болгария һәм Польша генә түбәнрәк. Ә менә аерым алганда, Татарстан Венгрия, Чехияне узып китте һәм Италиягә һәм Испаниягә якынайды дип уйлыйм", - дип аңлатты ул.
Моннан тыш, Марков республиканың WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлегенә игътибар итте. “Сездә WorldSkills чемпионнарын җитештерү системасы булдырылган”, – дип билгеләп үтте ул һәм бу юлы Россия чемпионатта беренче урынны алачак дип фаразлады.