«Татар-информ»: Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыруга 2019-2021 елларда 52,1 млрд сум юнәлдереләчәк, шул исәптән федераль бюджеттан – 34,1 млрд сум һәм ТР бюджетыннан -18 млрд сум. Бу хакта «Татар-информ» мага республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.
Министр сүзләренә караганда, өстәмә финанслау илкүләм проектларны гамәлгә ашырудан максималь нәтиҗәгә ирешергә һәм татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
2,4 млрд.сум күләмендә өстәмә акчаларны түбәндәгечә бүләргә планлаштырыла: 1,3 млрд сум – «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү» проектын тормышка ашыруга, 260 млн сум – «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» проектына, тагын 114,7 млн сум «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү»гә тотылачак. Моннан тыш, «Өлкән буын» региональ проектын финанслауга 105,9 млн сум тоту планлаштырыла.
Фото: pixabay.com