“Татар-информ”: туристлар фикеренчә, Татарстан башкаласы Россиянең иң эш сөючән кешеләр яшәгән 5 шәһәре исемлегенә керә. Бу хакта Tvil.ru кунакханәләрне броньлау буенча Россия сервисы хәбәр итә.
Респондентларның 10% ы Казанда иң тырыш кешеләр яши дип саный. Шулай итеп, Татарстан Республикасы башкаласы ил буенча дүртенче урында.
Социаль челтәрләрдә сораштыру нигезендә төзелгән рейтингның лидеры - Мәскәү. Россия башкаласын трудоголиклар шәһәре дип халыкның 36,67% ы саный.
Икенче урынны Санкт-Петербург һәм Новосибирск бүлешкән, алар өчен респондентларның 13,33% тавыш биргән. Сораштыруда катнашучыларның 11,67% ы хуплаган Екатеринбург өченче булган.
Бишенче урынны Уфа алган. Ә менә Ялта һәм Сочи халкын сораштырылучыларның 3,33 проценты гына эшчән дигән. Краснодар һәм Геленджик тагын да азрак тавыш җыйган.