Баулыда гаилә белән ял итү өчен палаткалы лагерь ачылды

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Баулыда «РоМашка» палаткалы лагеренең беренче сменасы ачылды. “Благо” иҗтимагый оешмасы бу проектны Татарстан Икътисад министрлыгы үткәргән социаль әһәмиятле проектлар конкурсында җиңеп тормышка ашыра алды.

"Благо" әгъзаләре хыялын тормышка ашыруга республика бюджетыннан 342314 сум күләмендә грант бүлеп бирелгән. Бу акчага палаткалар, ДЦП диагнозлы балалар өчен ортопедик матрацлы караватлар, йокы капчыклары, матрацлар, өстәлләр, урындыклар, уеннар өчен инвентарь, хәтта ачык һавада фильмнар карау өчен проектор белән портатив компьютер сатып алынган.

Бер сменада лагерь утызга якын баланы кабул итә ала. Безнең районда бүгенге көндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 123 бала яши. Ягъни җәй дәвамында палаткалы лагерьда аларның һәрберсе диярлек ял итә алачак.

Лагерьда катнашучылар һәр көнне алты тапкыр туклану белән тәэмин ителәләр. Лагерьда әйдаманнар һәм социаль педагоглар командасы эшли. Вожатыйлар балалар белән спорт чаралары, иҗади остаханәләр оештыралар, төрле уеннар уйныйлар. Моннан тыш, көн дәвамында балалар янына волонтерлар килә.

Лагерьның беренче сменасының программасы өч көнгә исәпләнгән. Җәй ахырына кадәр тагын шундый ике смена оештыру планлаштырыла.

Чыганак: Баулы-информ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International