Яшәү минимумы 4 процентка артачак

2019 елның 12 июле, җомга

 (INTERFAX.RU) Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елның II кварталы нәтиҗәләре буенча Россиядә эшләүче халыкның яшәү минимумын 4,1% ка арттырырга ниятли.

Яшәү минимумы күләмен эшкә яраклы халык өчен - 12130 сум, пенсионерлар өчен - 9236 сум, балалар өчен 11004 сум күләмендә билгеләү күздә тотыла.

Икенче кварталда нәрсә кыйммәтләнде?

Росстат мәгълүматларына караганда, 2019 елның II кварталында кулланучылар бәяләре индексы (ИПЦ) алдагы кварталга 100,9% тәшкил иткән (үсеш 0,9%ка). Әмма азык-төлек продуктларына бәяләр җан башына яшәү минимумы күләме составында 3,8% ка арткан.

Кулланучылар бәяләре аеруча бәрәңге һәм яшелчәгә арткан.

Барлык төр икмәк ризыкларына, сөт продуктларына да бәя артты. Шул үк вакытта тавык йомыркасына бәяләр 12% ка кимеде, шикәр комы бәясе 4,3% ка арзанайды, тавык бәясе 4,3% ка кимеде (окорочкалардан тыш).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International