Рөстәм Хәлимов “Татнефть”нең яңа структур бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгеләнде

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

“Татнефть” җәмгыятенең «Татнефть-чыгару» яңа структур бүлекчәсе барлыкка килде, дип хәбәр итә «Нефтяные вести» газетасы.

Яңа бүлек җитәкчесе итеп генераль директорның нефть һәм газ чыгару буенча беренче урынбасары билгеләнгән.

Хәлимов Әлмәт районында Ирекле авылында туган. МИНХиГПны тәмамлаган. Техник фәннәр кандидаты.

Хәлимов үз карьерасын 1987 елда “Ямашнефть” идарәсендә нефть һәм газ чыгару операторы вазифасыннан башлый.

1999 елдан 2010 елга кадәр баш инженер һәм «Ямашнефть» идарәсе башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 2010 елдан 2011 елга кадәр компаниянең Ливиядәге филиалы директоры була, аннары 2015 елга кадәр «Елховнефть» идарәсе башлыгы вазифасын башкара.

2015 елдан ул «Татнефть» генераль директорының нефть чыгару буенча урынбасары, Ә 2016 елда генераль директорның нефть һәм газ эшкәртү һәм чыгару буенча урынбасары булды.

2018 елның маеннан хәзерге вакытка кадәр Рөстәм Хәлимов генераль директорның нефть һәм газ чыгару буенча беренче урынбасары вазифасын башкарды.

Чыганак: Татар-информ

Фото: bbgl.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International