Күп еллар Баулы хастаханәсендә лаборант булып хезмәт иткән Попова Юлия Алексеевна 7 июльдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм өстәле янына иң якыннары - балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды. Юбилярны элекке хезмәттәшләре дә котлады. Россия Президенты Владимир Путинның котлавын Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмира Хөснуллина тапшырды.