Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы күчемсез милек реестрындагы мәгълүмат каршылыгын ачыклый

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Кадастр палатасы  УИС ГКН һәм УИС ЕГРПдагы каршылыкларны ачыклау буенча уртак эш алып бара.

Әлеге эш кысаларында күчемсез милек объектлары турындагы белешмәләрдә каршылык ачыкланганда хокук билгеләүче документлар, кадастр эшләре өйрәнелә. Вәкаләтле органнарга мөрәҗәгатьләр җибәрелә. Шулай итеп, УИС ЕГРП һәм УИС ГКНдагы булган бер үк күчемсез милек объекты турында мәгълүматлар туры китерелә.

Хокук ияләренең мәнфәгатьләрен һәм хокукларын бозуларга юл куймауга аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, күчемсез милек реестрында коррект булмаган мәгълүмат салым салуда ялгышлыкка китерергә мөмкин.

Мәгълүмат ресурсларында күчемсез милек объектына карата мәгълүмат туры килмәү турында хәбәр алынган очракта, хокук ияләренә, ЕГРНга үзгәрешләр кертү максатында, консультация алу өчен Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез (Казан шәһәре, Авангардная урамы, 74 нче подъезд йорт, 9 нчы тәрәзә). Гражданнарны кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр алып барыла. Мөрәҗәгать иткәндә күрсәтелгән объектка булган барлык документларны, паспорт һәм белдерүләрне аларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International