Retro Party бию проекты баулыларны узган гасырның 70-80нче еллары мохитенә чумарга чакыра

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

11 июльдә Казанның «Московский» мәдәни үзәгендә Retro Party җәйге бию мәйданчыгы старт ала. Мәдәният үзәгенең уңайлы ишегалдында һәр пәнҗешәмбе шәһәр халкы һәм шәһәр кунаклары 60нчы, 70нче, 80нче һәм 90нчы еллар шлягерларына кушылып бии алачак.

Беренче чара – “Стиляги-шоу” 11 июльгә планлаштырылган. 18 июльдә барлык теләүчеләр узган гасырның 70-80 нче еллары атмосферасына чумачак, ә 25 июльдә бию кичәсе Beatles төркеме музыкасына багышланачак.

Retro Party һәр пәнҗешәмбе көнне 19.00 узачак. Билетлар турында мәгълүматны «Московский» КҮ кассасында, сайтта яки 8(843)560-6-92 телефоны буенча алырга мөмкин. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, атна саен иң актив биючеләр арасында алдагы кичке программаларга билетлар уйнатылачак.

Чыганак: www.kzn.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International