Ике көнлек үзмәшгульләр фестивале Горки-Әмәт урманында узачак

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

11 һәм 12 августта Казан паркында алар үз товарларын сатачаклар һәм хезмәт күрсәтәчәкләр.

Ярминкәдә рәсми теркәлгән үзмәшгульләр катнаша ала. Алар Казанда якынча алты мең кеше.

Үзмәшгульләр Аккош күле урман паркында Сабан туенда катнашты инде. Ул чакта алар кулдан эшләнгән бизәнү әйберләрен, карамельле алмаларһәм бәйләнгән әйберләр саттылар. Әлеге тәҗрибәне нигез итеп алып, мэриядә ачык һавада үзмәшгульләр өчен ярминкәләр һәм Горки-Әмәт урманында фестиваль үткәрергә карар кылган.

Үзмәшгульләр фестивалендә катнашу өчен 8 августка кадәр теркәлергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International