Казан дәүләт медицина университетында кабул итү кампаниясе эшен дәвам итә. Казан ДМУ медицина университетына кергән сәләтле яшьләргә ярдәм итү программасын икенче ел гамәлгә ашыра.
Программа кысаларында «Химия» һәм «Биология» фәннәре буенча 100 балл җыйган һәр абитуриентка, шулай ук Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчесенә һәм призерына (региональ дәрәҗәдәге дә) 75 000 сум күләмендә премия, тулай торакта урын бирелә. Моннан тыш, студентларга фәнни эшен әзерләүдә ярдәм күрсәтелә, IFMSA линиясе буенча стажировкалар алуда өстенлекле хокук, шәхси план буенча уку мөмкинлеге бирелә.
Чыганак: Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайты