Рус телендә иҗат итүче яшь авторлардан «Русские рифмы», «Русское слово» конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь авторлар катнаша ала.
«Русские рифмы», «Русское слово» милли премиясе 4 этапта уза. Беренче этапта катнашучылар гариза бирергә тиеш, кабул итү 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Конкурс берничә номинация буенча уза: «Заманча проза», «Интеллектуаль проза», «Жанр прозасы», «Поэзия», «Драматургия», «Электрон китап» (махсус номинация).
Конкурста катнашу өчен сайтта теркәлү узарга һәм «мероприятия» бүлегендә Рус телендә язучы яшь авторлар өчен милли премияне сайларга кирәк.
Премия җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 30 ноябрьдә булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Чыганак: KZN.RU