20-21 июль көннәрендә Казанда Төнге велофест узачак

2019 елның 5 июле, җомга

20 июльдән 21 июльгә каршы төндә Казанда велофест узачак. Катнашучылар 20 июль «Казан Арена» стадионы янында 21.00 дән 22.45 кә кадәр җыелачак.

Велосипедчылар колоннасы спорт аренасыннан кузгалып, Ямашев, Себер тракты, Дәрвишләр бистәсендәге Тынычлык, Совет, Башлангыч, Тирәкле, Липатов, Баш, Халезов һәм Парк урамнары буйлап уза. Шулай ук заездда катнашучылар Николай Ершов, «Миллениум» күпере, Фатыйх Әмирхан проспекты, Сибгат Хәким һәм Чистай урамнары буйлап узачак.

Юлда берничә тукталыш планлаштырылган: Казан компрессорлар заводы, «Ракета» стадионы, Дәрвишләр бистәсендәге Колхоз базары (Липатов ур.), Компрессорный разъезды, Казан кооператив институты янында. Колонна 21 июльдә 4.00 сәгатьтә старт ноктасына кайтачак.

Тулырак: www.kzn.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International