Салым хезмәткәрләре гражданнарны алдашуның яңа төре таралуы турында кисәтә

2019 елның 5 июле, җомга

Кешеләргә банк хезмәткәрләре исеменнән шалтыратучы мошенникларның көндәшләре пәйда булды.

Алар үзләрен салым хезмәткәрләре дип таныштыра, гражданнарга файдаланылмаган салым вычеты турында хәбәр итәләр һәм, зур булмаган пошлинаны түләп, акча алырга тәкъдим итәләр.

Электрон почта аша салым хезмәте исеменнән җибәрелә торган хатлар ышандырырлык, аларда ведомствоның рәсми символикасы кулланыла. Аларда кешенең файдаланылмаган салым вычеты күп җыелган дип хәбәр ителә. Аларны алу өчен, мошенниклар сылтама буенча узарга һәм социаль тәэмин итү Департаменты сайтында теркәлергә тәкъдим итә. Бу, әлбәттә, ялган. Шуннан соң система гражданинга дәүләт бурычы булган социаль түләүләрнең гомуми суммасы берничә йөз мең сум дип хәбәр итә, һәм акча күчерү өчен "социаль счет" ачарга тәкъдим итә. Бары тик 320 сумлык ведомство пошлинасын түләргә, шулай ук үзенең банк картаң реквизитларын кертергә кирәк.

Әмма таныш булмаган адреслардан килгән хатлардагы сылтамалар аркылы үтәргә ярамый.

Вычетны алу өчен салым органнарына 3-НДФЛ декларациясен тапшырырга кирәк (шәхсән - почта аша заказлы хат җибәреп яки nalog.ru сайтындагы шәхси кабинет аша). Бу бушлай.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International