Стендка ату буенча Россия Кубогы этабының беренче көнендә татарстанлылар өч медаль яулады

2019 елның 5 июле, җомга

Бу көннәрдә Липецкта стендка ату буенча Россия кубогының бишенче этабы ярышлары үтә. Беренче ярыш көнендә үк Татарстан спортчылары өч тапкыр бүләкләр алды, дип хәбәр итә ТР пуля һәм стендка ату федерациясе матбугат хезмәте.

Ир-атлар арасында траншей стендында ике медаль яуланды. Артем Копыстинский – алтын, Александр Филиппов бронза медаль алды.

Хатын-кызлар турнирында Екатерина Субботина көмеш медаль яулады.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/07/05/655938/

Фото: ШАДР-инфо

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International