Белгечләр яшелчә һәм җиләк-җимеш сайлауга кагылышлы киңәшләрен бирә

2019 елның 5 июле, җомга

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе белгечләре яшелчә һәм җиләк-җимеш сайлау серләре белән уртаклашты.

Үзегезне һәм гаилә әгъзаларын пестицидлар һәм химик матдәләрнең зарарлы тәэсиреннән саклау өчен берничә кагыйдә үтәргә кирәк: уенчык кебек чамасыз ачык төсле, зур яшелчәләр алмаска, җирле җитештерүнең сезонлы продукциясенә өстенлек бирергә.

Сатучыдан продуктларга документлар таләп итегез. Шулай итеп, Сез җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең кайда үстерелүен һәм аларны саклау вакытын белә аласыз.

Пестицидларның төп өлеше йә продукт өслегендә яки кабыгында урнашкан. Яшелчә һәм җиләк-җимеш ашаганчы агып торган су астында юыгыз (30 секунд).

Пестицидлар һәм нитратлар күләмен яшелчәләрне һәм яшел тәмләткечләрне ике сәгать суда тотып киметергә мөмкин (зарарлы матдәләр өлеше 30% ка кимергә мөмкин).

Кеше өчен нитратлар куркыныч түгел, чөнки алар организмдан җиңел чыгарыла, әмма эчәклектә микроорганизмнар тәэсирендә алар күзәнәкләр мутациясен китереп чыгара торган агулы нитритлар һәм тозларга әйләнергә мөмкин.

Пешергән вакытта нитратлар концентрациясе кими. Шулай ук чөгендернең койрыкларын, кишер башларын кисәргә кирәк, кәбестә үзәген ашарага киңәш ителми – аларда нитратлар тупланган. Моннан тыш, кавын һәм арбузның тышы янындагы йомшагын ашарга ярамый — нәкъ менә биредә тозлар туплана.

"Суыткычта саклана торган салатларны һәм яшел тәмләткечләрне беренче тәүлектә ашарга кирәк, чөнки нитратлар нитритларга әйләнергә мөмкин», — ди белгечләр.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International