Бүген Баулы муниципаль районы делегациясе Казандагы республика чакырылыш пунктында егетләрне армиягә озату тантанасында катнашты. Шулай ук алар җыелу пунктында яшәү шартлары, туклану һәм медицина тәэминаты белән таныштылар. Баулылар кунаклар һәм булачак солдатлар өчен концерт куйдылар.
Фото: official_bavly @