Бөгелмә 27 июньдә “Ефәк юлы” халыкара ралли-марафонында катнашучыларны кабул итәчәк. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен спорт бәйрәме техника йорты янындагы мәйданда (М. Җәлил ур., 31) 16.00 сәгатьтә башлана.
Чара программасында дрифт-шоу, «Ефәк юлы» халыкара ралли-марафон парады, Бөгелмә иҗат коллективлары һәм килгән кунаклар чыгышы һәм WorldSkills флагын хөрмәтләү тантанасы.
Парадта 80 берәмлек техника катнашачак. “КАМАЗ-мастер” командасы данын РФ спорт мастеры Андрей Каргинов, халыкара класслы спорт мастеры Антон Шибалов, РФ спорт мастеры Айрат Мәрдиев яклаячак.
Моннан тыш, махсус фото-зона эшләячәк, анда легендар ралли-рейд экипажлары белән фотога төшәргә мөмкин булачак.
Мәдәни программа 19.00 сәгатьтә тәмамланачак.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/06/27/655121/