Гражданнарны бердәм кабул итү көне кысаларында баулыларга хокукый ярдәм күрсәтеләчәк

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Гражданнарны бердәм кабул итү көне кысаларында 2 июль көнне 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Баулы шәһәре, Энгельс урамы, 44 нче йорт адресы буенча, хокукый ярдәм күрсәтү өчен, алиментлар түләтү мәсьәләсе буенча гаиләләр кабул ителәчәк. Чарада район башкарма комитеты, прокуратура, опека һәм попечительлек, социаль яклау бүлеге, җәзаларны  үтәтү хезмәте, суд приставлары хезмәте вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар катнаша.

Бердәм кабул итү көннәре һәр айның беренче сишәмбесендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Баулы шәһәре, Энгельс урамы, 44 нче йорт адресы буенча үткәреләчәк.

Кабул итүгә язылу өчен телефон: (85569) 5-50-30

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International