Татарстан халкына яңа төзелгән йорттан алынган фатирга хокукны рәсмиләштерү җиңелрәк булачак

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, 2019 елның 1 июленнән Россиядә эскроу-счетларны мәҗбүри куллану кагыйдәләре эшли башлый. Бу күчемсез милек базарында катнашучылар өчен рискларны киметү зарурлыгына бәйле.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы экспертлары фикеренчә, яңа инвестицион модель гражданнарга яңа төзелешләрдә милек рәсмиләштерүне гадиләштерәчәк.

Исегезгә төшерәбез, яңа кагыйдәләр нигезендә, фатир сатып алучылар төзүчегә акча күчерми, ә акчаны эскроу-саклык счетларында саклыйлар. Төзүче төзелешне үз акчалары яки банк кредиты хисабына алып бара. Төзүче, ким дигәндә, банкка төзелеш объектын файдалануга тапшыруга рөхсәтне биргәннән соң һәм кимендә бер атир теркәү узгач кына эскроу-счетларына керү мөмкинлеген ала. Шулай итеп,  банк кешеләрнең финанс гаранты булып тора.

Еш кына, хәтта ачкычны алгач та, кешеләр күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләре фатирга хокукны терки алмый иде. Чөнки теркәү өчен кирәк булган кадастр исәбенә алу процедурасы теге яки бу сәбәпләр аркасында сузылды.

Күпфатирлы йортны кадастр исәбенә алуны объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирүгә вәкаләтле хакимият органы тәэмин итәргә тиеш. Мондый карар кабул ителгән көннән алып биш эш көненнән дә соңга калмыйча дәүләт органы кадастр исәбен алып бару турындагы гаризаны  һәм тиешле документларны теркәү органына җибәрергә тиеш.

Яңа инвестицион схема ярдәмендә төзүче йортта яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен уртаклаша: бары тик кадастр исәбен алып, фатирларны милек итеп теркәү процедурасыннан соң гына ул банктан төзелеш акчасын ала алачак.

Милек хокукын теркәүгә гариза һәм документларны КФҮ офисында, Росреестр сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин. Җиде эш көненнән дә соңга калмыйча гариза бирүче күчемсез милекнең тулы хокуклы хуҗасы булачак. Документлар пакетының составы күчемсез милек сатып алу шартларына бәйле. Шунысы да әһәмияткә ия: фатир кредиткамы яки ипотекагамы алынган, ышанычлы зат җәлеп ителгәнме, фатир хуҗалары арасында балигъ булмаганнар бармы.Шул ук вакытта өлешләп катнашу килешүен һәм кабул итү-тапшыру актын тапшырырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International