Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы «кайнар линиясе» сораулары һәм җаваплары

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

25 июнь көнне Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе Кадастр палатасы белән берлектә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрде. Сезнең игътибарыгызга аеруча актуаль сорауларны һәм аларга җавапларны тәкъдим итәбез.

"1995 елда әтием бүләк иткән гараж бар. Бүләк итү килешүендә теркәү турында БТИ билгесе тора, әмма гараж исәптә тормый. Гаражны исәпкә куярга һәм теркәргә кирәкме? Кирәк икән, моны ничек эшләргә?»

- Әгәр гаражның техник исәбе яки дәүләт исәбе 2008 елның 1 мартына кадәр гамәлгә ашырылган булса, мондый гараж элек исәпкә алынган дип санала.

Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) элек исәпкә алынган гараж турында мәгълүмат булмаган очракта, сез билгеләнгән тәртиптә элек исәпкә алынган күчемсез милек объекты турында мәгълүмат кертү турында гариза тапшырырга хокуклы. Бу очракта хокукларның дәүләт регистраторы гариза алган көннән алып биш эш көне эчендә элек исәпкә алынган күчемсез милек объекты турында документларны һәм белешмәләрне ЕГРНга кертү өчен кирәкле эшне башкарачак.

Әгәр сез гаражга милек хокукын расларга (ЕГРНга милек хокукы турындагы язманы кертергә) телисез икән, Сезгә яки нотариаль расланган ышаныч кәгазе буенча вәкилгә билгеләнгән тәртиптә, бүләк итү шартнамәсенең нөсхәсен һәм күчермәсен белән, Россия Федерациясе Салым кодексы белән билгеләнгән күләмдә дәүләт пошлинасын түләп (физик зат өчен - 2000 сум), Идарәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

"Минем Биектау районында бакча участогында торак йортым бар. Аннан ничек бакча йорты категориясенә кертергә?»

- Торак йортны бакча йорты итү өчен милекчегә җирле үзидарә органына йә КФҮ аша торак йортны бакча дип тану үтенече белән гариза, ЕГРНнан күчемсез милек объектына өземтә, шулай ук йортта өченче затларның хокуклары йөкләмәсе булганда - күрсәтелгән затларның торак йортны бакча йорты итеп тану турында нотариаль расланган ризалыгын тапшырырга кирәк.

“Дача амнистиясе” кайчан озынайтылачак һәм нинди күчемсез милек объектларына кагылачак?»

- Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы бакча участокларында урнашкан торак һәм бакча йортларына хокукларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен озайту турында закон проектын карый.

“Кадастр палатасы вәкилләрен өйгә чакырып булуын ишеттем. Күчмә кабул итүгә ничек язылырга?”

- Кадастр исәбе һәм (яки) хокукны дәүләт теркәве, хокук күчү, техник хаталарны төзәтү, күчемсез милек реестрына (ЕГРН) күчемсез милек объекты турында өстәмә мәгълүмат кертү һәм башкалар турында күчмә кабул итүгә язылу өчен Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы телефонына 514-90-77 (өст. 2888, 2328) шалтыратырга кирәк. Хезмәт түләүле нигездә күрсәтелә.Әмма I һәм II төркем инвалидларына, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә (мөрәҗәгать итүчегә күчемсез милек хуҗасы булырга, шулай ук ташламага хокукын раслаучы документка ия булырга кирәк).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International